Кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды.

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 30 апрелендә спорт мәктәбендә 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды.

Ачылу тантанасында ОДМС начальнигы Яббаров Илшат Римасович, ярышларның спонсоры Шәймурзин Фаит Фоат улы һәм спорт мәктәбе тренерлары катнашты.

Турнир волейболны популярлаштыру һәм үстерү, спортчыларның спорт осталыгы дәрәҗәсен арттыру, шулай ук иң көчле командаларны ачыклау һәм спортчылар арасында дустанә элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.

 Уен нәтиҗәләре буенча әйләнеш системасы буенча беренче урынны Туймазы районы командасы алды

2 урын-Мөслим

3 урын-Җәлил

4 - Минзәлә.

Турнир командалары һәм иң яхшы уенчылар кубоклар, медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Спорт мәктәбе коллективы ачык турнирны оештыру һәм үткәрү өчен спонсор Шәймурзин Фаит Фоатовичка рәхмәт белдерә. Сезгә бәхет, иминлек, хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International