1 май- Хезмэт көненә багышланган ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында "Яшьлек" спорткомплексында футбол ярышы булып узды. Ярыш бик киеренке барды.Уеннарда барлыгы 6 команда көч сынашты.Уенның нәтиҗәләре буенча:
1 урынны "Райцентр" командасы яулады;
2 урында "Центр" командасы;
3 урында "Танкистлар" командасы;
Җиңүче командалар грамоталар, медальләр, кубоклар һәм Мөслимнен ООО Профит-Закамье (тимербаза) ярдәме белән алынган спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнделәр.