2 май көнне Мөслим авылында "Яшьлек" стадионында район мөхтәсибәте һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге карамагындагы структуралар тарафыннан Рамазан ае тәмамлануга багышланган Гаилә бәйрәме узды. Оештыручылар фикеренчә, күп конфессияле республикада үсүче мөселман балалары үз бәйрәмнәрен яхшы белергә һәм бүләкләр, шатлык һәм күңел ачу белән ассоциацияләргә тиеш. Бу көнне балалар өчен дә, олылар өчен дә спорт, күңел ачу уеннары, эстафеталар оештырылды.
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен кызыклы уеннар үткәрделәр. Балалар үзләрен төрле конкурсларда сынап карадылар, призлар һәм яхшы кәеф алдылар. Чара ахырында барысы да тәмле пылау, карабодай боткасы һәм баллы чәй белән сыйланды.