Район башлыгы ветераннарны котлады

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Район башлыгы ветераннарны котлады.

Бүген Альберт Робертович ветераннар Советы рәисе, Баек авыл җирлеге башлыгы белән бергәлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Госманов Салих Госман улын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап истәлекле бүләк һәм бәйрәм пакеты тапшырды.

Шулай ук район башлыгы Дусай авылында гомер итүче райондашларыбыз белән очрашты.

Мирзаянова Сәрмәдия Әхтәм кызы, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул күп еллар Дусай авылында клуб мөдире булып эшләгән. «Безнең чор бик бәхетле чор булган икән, эш гаять күп булса да, матур итеп ял да итә белдек, бердәм булдык. Сезгә дә бердәмлек телим, балалар!"-дип Сәрмәдия апа үз теләкләрен җиткерде.

 Тыл һәм хезмәт ветераны, Рафиков Нәҗип Мирсалих улы 5 нче май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аңа Россия Президенты котлау хатын тапшырдык. Нәҗип абый гомер буе Беларусь тракторында хезмәт куйган, эштән соң авылдашларына ярдәм иткән, бүгенге көндә тормыш иптәше белән матур гына гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International