Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
27 апрель көнне район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты булып узды. Концертта иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясадылар. Мәктәпнең иҗади эшчәнлеге белән танышырга килгән мөслимлеләр шулай ук халык һәм тынлы уен кораллары оркестрлары чыгышларын да ишетә алдылар. Концерт ахырында мәктәп укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәнияттәге казанышлары өчен медаль белән Батырова Рәмзия Каюм кызы бүләкләнде. Ул 30 елдан артык сынлы сәнгать бүлегендә эшли. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына вокал сәнгате бүлеге укытучылары Әхмәтҗанова Мөршидә Мирзахан кызы, Йосыпова Гөлназ Моряк кызы лаек булды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Шәяхмәтов Рунар Расыйх улына тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International