26 нчы апрель-сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Быел да районыбызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Шигырь бәйрәмен үткәрү быел Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенә тапшырылды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар. Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар. Бәйрәмдә район җитәкчесе Хуҗин А.Р., Г.Тукай премиясе бүләге иясе Ф. Садриев, балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов, шагыйрә Л.Садриевалар катнашты һәм чыгыш ясады. Туган көн рухы укучыларның һәм килгән кунакларның хәтерендә озак сакланыр!