26 апрель көнне сәгать 15.00 "Мизгел" ЯҮ дә кинотерапия курсы узды. Әлеге чарада, район башлыгының урынбасары Әхмәтҗәнов Аза Мөҗәһит улы, аппарат җитәкчесе Гарипов Ринат Гимадислам улы, ОДМС җитәкчесе Яббаров Илшат Римас улы, эшләүче яшьләр катнаштылар. Кинотерапия методы уңай нәтиҗәләр бирә: балалар һәм аларның гаиләләре проблемаларын хәл итүдә, яшүсмерләрнең үз-үзләрен кире кагуын профилактикалау сыйфатында эшли, гаиләләрдә тигез, конфликтсыз мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу метод белгечләрнең үзләренә рефлексия, үз-үзеңне танып белү, үз-үзеңне камилләштерү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта кинотерапия уңай нәтиҗәгә ирешүнең төп ысулларының берсе булып тора. Кинотерапиянең алып баручысы- Наталья Найденова сертификацияләнгән бизнес-тренер, Nailenova оештыручысы.