волейбол буенча 11 нче урта мәктәпнең ачык беренчелеге

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 23-24 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 2010-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча 11 нче урта мәктәпнең ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 7 команда, Яр Чаллы, Мамадыш, Мөслим шәһәрләреннән 80гә якын спортчы катнашты.

Безнең спорт мәктәбе командасы барлык 3 уенда да җиңү яулады. Ярымфиналда Чаллы командасы белән очрашты һәм кискен көрәштә 2:1 исәбе белән отты. Әмма финалда Мамадыш районы командасына оттырдык.

Балаларны һәм тренерны котлыйбыз! Һәрвакыт лидер Булыгыз, максималь биеклекләргә ирешегез, үсегез һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз. Алда җиңүләр һәм үз өстеңдә эшләү күп. Үрнәк булыгыз!

Тренер: Кашапов И. Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International