23 нче апрельдә Мөслим районы спорт мәктәбенең йөзү буенча җыелма командасы 18 спортчы составында "Татарстан-Яңа гасыр"иҗтимагый хәрәкәте призына үткәрелгән ярышларда катнашты. Ярышларда Нурлат, Балык Бистәсе, Чирмешән, Алексеевск, Аксубай һәм Мөслим районнары командаларыннан 200 гә якын спортчы катнашты. 🏆Безнең спортчылар ярышлар барышында түбәндәге урыннар яуладылар: 2011 елгы кызлар арасында 50м брасс Аглеева Азалия-3 урын. Шул ук ел, дистанция 50 м в / с Галиева Фәридә-3 урын. 🔥2011 елгы малайлар 50м в/с Шамсивалеев Шамил-1 урын 50м аркада Гатиатуллин Булат -2 урын 50м брасс Әхмәтшин Илсур-2 урын. 2009 елгы кызлар арасында 100м га брасс белән йөзүдә Шайхразиева Әмирә-1 урын Баһауова Ләйлә -3 урын 100м аркада Хафизова Әминә - 2 урын 100м га в / с Шайхразиева Әмирә-1 урын Баһауова Ләйлә-3 урын 2007-2008 елгы кызлар: 100м га / с Ибраһимова Регина - 3 урын 🔥2009-10 елгы егетләр 100м брасс Мотыйгуллин Нурислам-3 урын.
Тренерлары Давлетшин А.А., Латипов А.З., Хабибуллин Ф.Ф..jpg)