Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә «Без — Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Тукай укулары үтте. Конференциядә Казан, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурлат, Әлки районнарыннан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты. Тукай укуларында 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Конференциядә “Татар фольклорчылары” секциясендә Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.Д.Ситдыйкова призер дипломы, “20-30 еллар педагоглары” секциясендә Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Давлетова лауреат дипломы, «Укытучы — иҗади шәхес» секциясендә Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ч.И.Ситдыйкова лауреат дипломы белән бүләкләнделәр .