Бадминтон буенча Россия шәхси-команда беренчелеге узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

18-25 апрель көннәрендә Саратов шәһәрендә 19 яшькә кадәрге (2004-2008 елгы) егетләр арасында бадминтон буенча Россия шәхси-команда беренчелеге үтте. Команда беренчелегендә Россия Федерациясе төбәкләреннән 7 команда катнашты. Татарстан җыелма командасы 3 нче урынны яулады!Татарстан җыелма командасы составында безнең бадминтончылар Җәлилов Айнур һәм Шайхуллин Нурислам чыгыш ясады. Безнең егетләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Тренерлары Ханов Инсаф Рафис улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International