20 апрель көнне район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Ай дәвамында зоналарда 700 яшь талантлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Зона турында җиңү яулаган, иң иңнәр Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында гала-концертта катнашырга хокук алдылар. Концерт өч яшь категориясендә узды. Районыбызның яшь талантлары җыр-бию, сәнгатьле укулыры белән тамашачыларны сөендерделәр.