Мөслим сәнгать мәктәбенең якты йолдызлары шактый. Бүгенге көндә халык уен кораллары бүлегендә белем алучы Әмир Габдулхаков – шундыйларның берсе. Агымдагы уку елында Әмир тагын бер яңа баскычка күтәрелде. Ул Яр Чаллы шәһәрендә узган “Звезды из завтра” республика фестивалендә катнашып, финалга узды. Әлеге бәйгедә Россиянең танылган сәнгать иясе Рөстәм Абязев иң сәләтле дигән укучыларны сайлап алып, үзенең камера оркестры белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. 15 апрель көнне Әмир дә “Ля Примавера” оркестры солисты буларак Яр Чаллы шәһәренең орган залында чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Әмирнең укытучысы – Радик Газизов.