Җирле үзидарәләр көне белән котлау

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар!

Сезне Җирле үзидарәләр көне белән котлыйбыз!

Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, сезгә оста оештыручы, психолог, идарәче дә булырга туры килә. Нәкъ менә җирле хакимияткә, халык ышанычлыларына кешеләр үзләренең мөһим проблемалары, кыенлыклары һәм кайгыртулары белән мөрәҗәгать итә.

Җирле үзидарә органнарына районның социаль һәм икътисади үсеше, аларда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән.

Безнең бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итү өчен тагын да уңайлырак итү. Бу эшләрне уңышлы башкару җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең осталыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле.

Хөрмәтле коллегалар!

Районыбыз тормышына битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, үҗәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International