Метрәй авылы китапханәчесе ,“Уку – акыл өчен, спорт – сәламәтлек өчен!” акциясе кысаларында, 6 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен авылыбызның күп спорт ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулаучы яшь спорт сөюче кызы Әхмәтвәлиева Камилә Расил кызы белән очрашу кичәсе үткәрде.
Чараның беренче өлешендә китапханәче спорт һәм аның кеше тормышындагы роле; авылыбызның спортта уңыш яулаган яшьләре турында сөйләде.Икенче өлешендә Камилә Расиловнага сүз бирелде.Ул үзенең ничек итеп спортка килүе турында, спортка мәхәббәт уятуда әтисенең өлеше зур булуы турында сөйләде.Катнашучыларга :”Спорт белән дус булыгыз, ул кешене рухи яктан да бик үстерә,сәламәтлеккә дә зур йогынты ясый!” – диде ул.Чара ахырында “Спорт белән дус булыйк!” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.