Әдәби-музыкаль кичә "Җырдай матур туган якларым!"

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе  якташ шагыйрәбез Лилия Яссир кызы Садриевага 60 яшь тулу уңаеннан “Җырдай матур туган якларым!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Чарада китапханәче катнашучыларга шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, укучылар  видеоязмалар аша аның үзе башкаруында  туган якка багышлап язылган шигырьләрен тыңлады. Мөслим каеннары яктысын шигырьләренә күчергән,көмеш чишмәләренең челтерәвен,бормалы Ыкның дулкыннарын татар  дөньясына таныткан шагыйрәбез белән Мөслим халкы хаклы горурлана.Гаҗәеп моңлы, шигъри җанлы Л.Садриева иҗаты укучылар күңелен үзенең халыкчанлыгы, ихласлыгы белән әсир итә.Аның иҗат җимешләрен шигърият сөючеләр яратып укый, композиторлар  бик теләп көй яза.Әйе, аның шигырьләренә бар дөнья гаме сыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International