Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көн дәвамында һәм кич белән төнлә урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем көтелә; юлларда кар боткасы, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк районнарда урыны белән бозлавык барлыкка килә.