Районыбыз башлыгы Альберт Хузин барлык мөслимлеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улына Мөслим районына зур автобус сорап мөрәҗәгать итте. Һәм менә 1 ай дигәндә Мөслимебез автобуслы булды.
- Әлеге бүләкне мөслимлеләр күптән көтте.
Районыбыз талантларга бай, мәдәни, спорт чараларында даими катнашабыз һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Балаларны ерак юлларга йөртү өчен 53 утыргычлы үз автобусыбыз булуы тагы да зур уңышларга ирешер өчен этэргеч булыр.
Районыбыз халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән Презитентыбыз Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Хәерле юллар булсын! - дип изге теләкләре белән район башлыгы автобусны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.