«Созвездие – Йолдызлык - 2022» фестиваленең финал туры нәтиҗәләре билгеле булды

2022 елның 15 апреле, җомга
«Созвездие – Йолдызлык - 2022» эстрада иҗаты ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финал туры нәтиҗәләре билгеле булды. «Гүзәл кызлар» вокаль ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Галиева), Алия Бухарова (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова), Нияз Мирзаянов (укытучысы Гөлназ Йосыпова) фестиваль дипломнарына лаек булдылар. «Тукай бизәкләре» бию коллективы (җитәкчесе Ольга Нуруллина) 14 апрельдә УНИКСта узган финал концертында чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булдылар. Вокал бүлеге укучысы Азалия Хафизова 2022 елның апрелендә Пирамидада узачак гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International