Өмә булып узды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Чисталык икеайлыгы кысаларында бүген район үзәгендә зур өмә узды, шулай ук авыл җирлекләре дә җыештыру эшләреннән читтә калмады. Йөзләгән кеше: оешма, предприятие хезмәткәрләре, укучылар һәм район халкы күмәк көч куеп, җирлегебезгә ямь кертте.

Өмәдә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Язын җыештырыну милләтебезнең күркәм йоласы.

Үз өлешен кертергә өлгермәгән оешма, предприятиеларны, сәүдә нокталарын һәм барлык райондашларыбызны чисталык икеайлыгына кушылырга чакырабыз.

Җирлегебезнең матурлыгы, пөхтәлеге барыбызның якты йөзе ул. Йорт аллырыбызны чистартыйк, сәүдә нокталары территорияләренә аеруча игътибарны арттырыйк.

Һәм шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, чисталык булдыру ярты эш, аның сакларга да онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International