Йолдыз - күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Әлеге шагыйрәгә 60 яшь тулу уңаеннан, Метрәй авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 6 – 8 нче сыйныф укучылары өчен “Мин мәңгегә синең белән, балачак!" исемле әдәби кичә үткәрде. Китапханәче тамашачыны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Мәктәп укучылары аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Аларга шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде.