II Халыкара фортепиано сәнгате академиясе

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
Узган атнада Әлмәт музыка көллиятендә II Халыкара фортепиано сәнгате академиясе булып узды. Әлеге укуларда Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары катнашты. Көн дәвамында республиканың төрле шәһәр-районнарыннан җыелган укытучылар өчен мастер-класслар уздырылды. Мәктәп укучылары һәм Әлмәт музыка көллияте студентлары белән Мәскәү дәүләт консерваториясенең фортепиано укытучысы, Россиянең атказанган укытучысы Мира Марченко шөгыльләнде. Мира Алексеевна Россия генә түгел, чит илләрдә дә зур танылу алган пианист. Сәнгать мәктәбе укытучылары Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге укулардан бары уңай тәэсирләр белән кайтты. Шулай ук бу көнне Мира Марченконың соло концерты тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International