«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
2022 елның 8 апрелендә Мөслим гимназиясендә «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында «Балаларда җыр сәнгате гигиенасы» дигән темага сыйныф сәгате узды. Бу чарада 3а сыйныф укучылары катнашты. Әңгәмәне Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал сәнгате бүлеге укытучысы Мөршидә Мирзахан кызы үткәрде. Ул укучыларга тавыш гигиенасы һәм тавышны саклау турында сөйләде. Лекция тәмамлангач, укучылар «Тавыш гигиенасы» дигән видеодан өзек карадылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International