Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча республика ярышлары үтте.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8-9 апрельдә Мөслим муниципаль районының җыелма командасы 8 спортчы составында Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында Минзәлә шәһәрендә узган йөзү буенча республика ярышларында катнашты.

Ярышларда 24 командадан 200 дән артык спортчы көч сынашты.

🏆 200м га брасс белән йѳзү 

Амира Шайхразиева 3 нче урынны алды һәм II спорт разрядын үтәде. 

 

Калган спортчылар үз нәтиҗәләрен яхшырттылар һәм үзләренең спорт разрядларын расладылар.

 

Ярышлар барышында тренерлар өчен судьялар буенча семинар оештырылды. Спорт мәктәбе тренерлары Дәүләтшин А.А. һәм Латинов А.З. аттестацияне уңышлы үттеләр һәм үзләренең судья разрядларын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International