Норлатта билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

7-9 апрельдә  Норлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте.

Быел ярышларда катнашучыларның географиясе киңәйде: турнирга республиканың 20 районыннан 170 яшь спортчы килде. 

Ярышлар 20 авырлык категориясендә ике келәмдә узды.

Мөслим районы командасы составына спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 бала керде. 

 

Төрле үлчәү категориясендә призерларыбыз:

32 кг

1 урын-Якупова Ралина,

40 кг

1 урын-Ногманов Самат,

44 кг

2 урын-Шәйдуллина Эльвина,

3 урын-Сәитова Диләрә

+57кг

2 урын-Садыкова Зарина, 

3 урын-Юнысова Мәликә.

Тренерлар: Сәетгалиев Илнар, Габидуллин Марат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International