Хөрмәтле райондашлар!
Мөслимебезне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башлана. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора.
Ике айлык уздыруның төп максатлары:
– җирлектә гомуми халык катнашуын тәэмин итеп, үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, урам юлларын, кварталларны чүп-чардан арындыру, төзү-төзекләндерү, урамнардагы ком өемнәрен, төзелеш материалларын, төрле техниканы алып бетерү;
– шәхси хуҗалыклар һәм күп фатирлы йортлар, медицина, сәүдә, мәдәни, мәгариф һәм социаль-көнкүреш учреждениеләре тирәсеннән чүп-чарны җыештыру һәм булдырмауны тәэмин итү буенча чаралар күрү;
– ял паркларын тәртипкә китерү, ремонт эшләре башкару;
– җирлектәге агачларга, куакларга, барлык төр үсемлекләргә ревизия ясап чыгу, яңаларын утырту;
– зиратларны, су чыганакларын тәртипкә китерү;
– һәр оешма, предприятие, җәмәгать оешмалары, сәүдә йортлары яннарында, скверларда, махсус схема нигезендә, чәчәкләр утырту өчен урыннар әзерләү һәм утырту;
– балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, яңаларын ясау.
Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кешене үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә чакырабыз.