«Тормышка 10 мең адым»

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

«Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында өлкән яшьтәге райондашларыбыз «Тормышка 10 мең адым» акциясенә чыкты.

Акция скандинавия йөреше белән саф һавада сәяхәт кылуны күздә тота.

Шунсы куанычлы, «Скандинавия йөреше» өлкәннәребез арасында популярлык казана бара. Районыбыз ветераннар советына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, скандинавия таяклары тапшырылган иде. Беренче партия таякларга иң актив ветераннарыбыз ия булды.

«Тормышка ун мең адым» акциясендә катнашучыларны Альберт Хузин сәламләде. Өлкәннәребезгә акцияне хуплап килгәннәре өчен рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә махсус таякларны артыру өчен нигез барлыгын билгеләп үтте. Җәяү йөрүнең ни дарәҗәдә файдалы булуын да искәртеп узды район башлыгы.

 Кечкенә физкульт минуттан соң, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россия пенсионерлар берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов җитәкчелегендә өлкәннәр акциягә старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International