5 апрель көнне «Мизгел FM» яшьләр радиосында «Карлыгач»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар. Балаларны алып баручыбыз Гүзәл каршы алды, ул аларны радио эшчәнлеге, кызыклы мизгелләр белән таныштырды. Балалар үзләре пульт артына утырып, үзләрен алып баручылар ролендә сынап карый алдылар. Шатлыкның чиге булмады, балалар очрашудан бик канәгать калдылар.