«Балкыш» VII Республика фестивале сайлап алу туры

2022 елның 2 апреле, шимбә

1 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында (2021-2022 еллар арасында) «Балкыш»  ветераннар арасында үткәрелә торган фестивальнең зона туры булып узды. 
Үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең 6 зона – сайлап алу концертында 9 муниципаль район вәкилләре катнашты.
Быелгы «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасында ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының 35 еллыгына багышланган иде. 
Мөслим районыннан килгән «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы үзешчәннәрнең чыгышы «Балкыш» фестиваленең йөзек кашы булды дисәң, һич арттыру булмас. Балалар язучысы – 30 дан артык китап авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Абдулла Алиш премияләре лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов – ел саен фестивальдә катнашып призлы урыннар яулап килүче ветеран. Ул – халык уен коралларында өздереп уйный. 
Иске Карамалы авылыннан Миләүшә Гәрәеваның яшь кызлар сыгылмалылыгы белән сәхнәдә йөзеп кенә биюе тамашачыларны таң калдыра. Харис Җиһаншин башкорт кураенда сыздырды.  Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге «Гармунчылар ансамбле» татар халык көйләренә тезмә уйнады. Фәнил Вәлиев «Тальян гармун» җырын Фәнис Абдуллинның баянда уйнавына кушылып җырлады. 
Мөслимлеләрнең чыгышын алып баручы, нәфис сүз остасы Рәмзия Акмалова танылган шагыйрь Рафаэль Сафинның Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга багышланган «Кыр казлары» шигырен сөйләп тамашачы күңелен нечкәртте.
Гомерен кеше сәламәтлегенә багышлаган, «ТРның атказанган табибы» Люция Идрисова тирән мәгънәгә ия «Ашыкмыйм китәргә бу җирдән» җырын моңлы итеп башкарды. 
«Рябинушка» халык фольклор ансамбле сәхнәне җанландыртды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International