Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасы премьерасы белән күп санлы сораулар буенча кабат сәхнәгә чыкты.
Режиссер-Синара Яббарова, музыкаль бизәлеш-Илшат Галиев, хореограф - Индира Тимкина.
Төп рольләрдә: Мәйсәрә-Гүзәл Галиева, Булат-Илфир Зәйнеев, Җиһанша-Булат Хәйретдинов, Заһира-Эльвира Гәрәева, Ишан-Равил Тимкин.
Күз яшьләре тулы тамашачының дәррәү аягүрә басып алкышлавы - спектакльнең ни дәрәҗәдә халык күңеленә үтеп керүен күрсәтә. Һәр персонаж мактауга лаек, һәр артист - талант иясе. Афәрин! Уңышлар сезгә!