Район башлыгы Альберт Робертович Башкарма комитет хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе вәкиле белән берлектә, районның ваклап сату предприятиеләрендә товарларның бәясен һәм булуын карап чыкты.
"Эш көне ахырында киштәләрдә шикәр комы, тоз, карабодай ярмасы бетү очраклары булгалый, әмма товар даими кайтып тора, продукциягә кытлык юк",- дип аңлатма бирә сәүдә челтәрләре идарәчеләре.
Кибетләргә, Федераль сәүдә челтәрләренә һәр көнне диярлек товар кайта. Запаслар җитәрлек, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү белән кыенлыклар юк. Сәүдә гадәти режимда бара.
Бәяләр көндәлек рәвештә мониторинглана һәм мәгълүмат турыдан-туры Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә тапшырыла.