Сайлау алды наказлары буенча очрашу узды.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Сайлау алды наказлары буенча очрашу узды.


ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсенең оештыру һәм оештыру эшен тәэмин итү бүлеге баш киңәшчесе Альберт Җәләлетдинов  эшлекле сәфәр белән Мөслимдә булдылар.

 Район башлыгы Альберт Хузин җитәкчелегендә узган очрашу барышында  депутатларга сайлаучылардан кергән мөрәҗәгатьләр өйрәнелде, әлеге мөрәҗәгатьләр белән эшләү, аларны тормышка ашыру буенча консультатив ярдәм күрсәтелде. Депутатлар Тыгин А.В. һәм Хамаев А.К., дистәләгән мөрәҗәгатьне алга таба эшләү өчен үзләренә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International