Кышны озату бәйрәме

2022 елның 29 марты, сишәмбе
Узган атнада Мөслимдә зур чара узды. Үзәк урам мәйданында мөслимлеләр Кышны озату йоласын зурлап билгеләп үтте. Әлеге чарада сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да катнашты. Балалар кунакларны үзләренең матур чыгышлары белән каршы алса, укытучылар коллективы ярминкә кунаклары өчен чәй табыннары әзерләгән иде. Театр һәм җыр сәнгате бүлегенең Ләйсән Замалова, Гүзәл Галиева сыйныфы укучылары чыгышлары кунаклар тарафыннан зур алкышларга күмелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International