26 март көнне Әлмәт шәһәрендә 2010 елгы һәм кечерәк балалар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» көньяк-көнчыгыш зонасының сайлап алу этабы узды. Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Мөслим районнарыннан 80нән артык спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
Исламов Алмаз 2012 елгы егетләр арасында 1 урынны яулады.
Шәймурзина Фариза 2012 елгы кызлар арасында 3 нче урынны яулады.
2011 елда туган малайлар арасында Әмир Мадяров 3 урынны яулады.
Тренерлар Ханов И. Р., Казанбаев А. Р.
Җиңүчеләр һәм призерлар Казанда узачак «Татарстанның бадминтон өметләре» финал ярышларында катнашачаклар.