2022 елның 27 мартында Актаныш авылында «Татарстан – Яңа гасыр», «Татарстан – новый век» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына Татарстан Республикасы районнарының II лигасының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларның зона этабы узды.
Анда Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Минзәлә һәм Мөслим районнары командалары катнашты.
Авыл командалары арасында зона турлары 6 зонада үткәрелә, аларда 32 Авыл районыннан командалар катнаша.
Мөслим районы хатын-кызлар командасы составында спорт мәктәбе волейболчылары да катнашты һәм призлы 3 урын яуладылар.