25 март көнне «Үлем белән кайда сәүдә итәләр хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясе укучылары һәм «Игелек уят» ирекле хәрәкәте волонтерлары өчен « Электрон тәмәке» дигән темага түгәрәк өстәл уздырдылар. Чараның кунагы район мөхтәсибәтенең тәрбия эшләре буенча белгече Сибгатуллин Рифат булды. Ул балаларга электрон тәмәке зыяны һәм «мифлар» турында бик ачык һәм ышандырырлык итеп сөйләде. Түгәрәк өстәл бик дустанә һәм җылы шартларда, тәмле чәй өстәле артында узды. Балалар очрашудан бик күп файдалы һәм гыйбрәтле мәгълүмат алганнардыр дип ышанабыз.