Бүген, 27 март көнне XXXII Спартакиада уеннары кысаларында барлык уеннар нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүчеләр билгеләнде.
Оешмалар арасында:
1 урында - Мәктәпләр җыелма командасы;
2урында - Совет һәм Исполком командасы;
3 урында - Үзәк шифаханә командасы
4 урында - Инженерлык челтәре (Руэс, Рэс командалары)
Авыл җирлееләре арасында:
1 урында - Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2 урында - Яңа Усы авыл җирлеге;
3 урында - Метрәй авыл җирлеге;
4 урында - Мәлләтамак авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбыз сертификатлар, кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Катнашкан һәм җанатарга килгән һәрбер Мөслим халкына рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә командалар, спорт сөюче дусларыбыз саны тагын да күбәер һәм катнашкан командалар шулай ук актив булырлар дип ышанып калабыз.