Бүген, 27 март көнне оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды.

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Бүген, 27 март көнне оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды. Сәламәт тормыш рәвеше алып баручы райондашларыбыз көрәш һәм канат тарту ярышлары буенча үз көчләрен сынадылар. 
Көрәш ярышы буенча оешмалар арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын - мәктәпләр җыелма командасы;
2 урын - Исполком һәм Совет командасы;
3 урын - Үзәк шифаханә командасы.
 Көрәш ярышы буенча авыл җирлекләре арасында җиңүчеләребез: 
1 урын - Мәлләтамак авыл җирлеге; 
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге; 
3 урын - Усы авыл җирлеге.
Оешмалар арасында канат тарту ярышында җиңүчеләребез:
3 урын - Исполком һәм Совет командасы;
2 урын - Инженерлык челтәре командасы; 
3 урын - Мәктәпләр җыелма командасы.
Авыл җирлекләре арасында канат тарту ярышында җиңүчеләребез:
1 урын -Метрәй авыл җирлеге.
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге;
3 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге.
Җиңүче командалырыбызны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International