«Яшь вокалист» республикакүләм конкурсы

2022 елның 25 марты, җомга
Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә «Академик башкару, вокаль ансамбльләр, халык җырларын башкару» номинациясендә «Яшь вокалист» республикакүләм конкурсы узды. Көн дәвамында республикабызның төрле почмакларыннан яшь вокалистлар компетентлы жюри каршында осталыкларын күрсәтте. Конкурс йомгаклары буенча Мөслим балалар сәнгать мәктәбе вокал бүлегенең 1 нче сыйныф укучысы Морзаханов Илназ (җит. Йосыпова Г.М.) - дипломант исеменә лаек булды, III дәрәҗә лауреат - Шәйгарданова Айсинә (җит. А.Р. Шәйгарданова), II дәрәҗә лауреат - Идиятуллина Сабина (җит. Г.М. Йосыпова), I дәрәҗә лауреат - Шәкертҗанова Камилә (җит. Шәйгарданова А.Р.). Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Укытучыларга һәм концертмейстерга әзерлек югары дәрәҗәдә булган өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International