10 февраль көнне Мөслим районы делегациясе: социаль-мәдәни үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.Р. Бәдретдинова, ОДМС җитәкчесе Яббаров И.Р., «Мизгел» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, район мөхтәсибәте белән берлектә тәҗрибә алмашу кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Ковёр” яшьләр үзәгендә, волонтерлар ресурсы үзәгендә, мәчетләрдә һәм 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге кызларга һәм егетләргә рухи әхлакый тәрбия бирүче “Ихлас” мәдәни үзәге эшчәнлекләре белән танышып кайттылар.