«Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Мизгел” яшьләр узәге белгечләре “Игелек уят” волонтерлар отряды белән берлектә “Наркотиклар турында хакыйкатьләр һәм мифлар” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акция Мөслим авылында яшәүчеләргә тематик белешмәлекләр тарату белән үтте.