Тәҗрибә уртаклашу максаты белән…

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

23 март көнне Актаныш районы делегациясе Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Мизгел»яшьләр үзәгендә булдылар. Яшьләр үзәге белән танышканнан соң Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы И.Р. Яббаров районның спорт һәм яшьләр сәясәте объектлары , шулай ук "яшьләр урыннары" - "Батырлар йорты" музее, туган якны өйрәнү музее, "Тамчы" бассейны, спорт мәктәбе, "Дуслар клаб" кафесы, "Лайк" кафесы һ. б. белән таныштырды. Әлеге очрашу барышында безнең коллегаларыбыз бик күп файдалы мәгълүмат алганнардыр дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International