«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2022 елның 23 марты, чәршәмбе
2022 елның 22 мартында Мөслим гимназиясендә «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында «Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты» дигән әңгәмә-лекция узды. Бу чарада 4б сыйныф укучылары катнашты. Әңгәмәне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең музыкаль-теоретик дисциплиналар укытучысы Румия Деникаева үткәрде. Ул балаларга «Шүрәле» балеты ничек барлыкка килүе турында сөйләде, композитор һәм балетмейстерның биографиясе белән таныштырды. Лекция ахырында укучылар балеттан өзек карадылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International