21-22 мартта Актаныш районында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында "Татарстан Республикасы кубогы"на мини-футбол буенча ярышлар узды. Илфат Хафизов җитәкчелегендәге безнең "Мирас" командасы 24-4 туп аермасы белән барлык 5 матчта да җиңеп I урын яуладылар. Команды капитаны - Ранис Ибраһимов 17 гол кертеп, иң яхшы бомбардир дип танылды. Молодцы егетләребез!
7-8 апрельдә "Мирас" командасы Татарстан Республикасы финалына әзерләнә.