МБУ "Спорт мәктәбе".

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

17.03.2002 елда Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия" спорт залында 2006-2007 елгы кызлар арасында «Б» төркеме (Кече шәһәрләр һәм авыл районнары) арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.

Ярышларда 17 кызлар командасы катнашты, алар башлангыч этапта 5 төркемгә бүленеп, әйләнешкә кереп уйнадылар. Аннан соң беренче урыннарны алган 5 команда һәм иң яхшы 3 команда, һәр төркемнән икенче урыннарны алган командалар финал сигезлегенә керделәр.

Аннары плей-офф системасы буенча командалар ТР Беренчелеге җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләделәр.

Мөслимнең «Факел» спорт мәктәбе командасы киеренке уенда 17 команда арасында 5нче урынны алды.

Тренер: Мадяров Илдар Рәис Улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International