Мөслим районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышлары дәвам итә.

2022 елның 19 марты, шимбә

Мөслим районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышлары дәвам итә.
Бүген, 19 март көнне  Мөслимнең универсаль спорт залында  оешмалар арасында, Политехник техникум спортзалында авыл җирлекләре арасында хатын-кызлар волейбол ярышлары узды. 
Ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә: 
Хатын-кызлар волейбол ярышлары (оешмалар арасында):
1 урын - ЦРБ командасы;
2 урын - Башкарма комитет һәм Совет;
3 урын - Кояшкай, Ләйсән, Миләшкәй балалар бакчалары.

Хатын-кызлар арасында волейбол нәтиҗәләре (авыл җирлекләре):
1 урын - Метерәй авыл җирлеге;
2 урын - Яңа Усы авыл җирлеге;
3 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбызны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International