13.03.2022 Әлмәт шәһәрендә МЛБЛНЫҢ региональ этабы (Төбәкара баскетбол лигасы), "Татнефть" Кубогына 2021-2022 еллар сезонының 8 тур уеннары узды.
Анда ТР һәм БРның төрле районнарыннан 13 команда катнаша.
"Black team" спорт мәктәбе командасы бу юлы АМПТ (Әлмәт) командасы белән очрашты һәм 42:22 исәбе белән җиңде.
Гомуми зачетта команда 2 нче урында бара.
Шулай ук ир-атлар командалары арасында МЛБЛ ярышлары да узды, Мөслим районының "Тайфун" командасы ЦДЮТ (Әлмәт) командасы белән уйнады һәм 58:56 исәбе белән отты.
"Тайфун" командасы 7 урында бара.
Тренер: Садретдинов Ленар .