“Урсал тауда” халыкара фестивале

2022 елның 14 марты, дүшәмбе
Узган атнада Әлмәт шәһәрендә “Урсал тауда” халыкара фестивале булып узды. Бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан фортепианода уйнаучы балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Әлеге фестивальдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. 9 яшькә кадәрге балалар арасында Әмин Гәрәев 3 дәрәҗә лауреат, Зөhрә Мөхәммәтҗанова 1 дәрәҗә дипломант исемен алдылар. Укытучылары - Алеся Латыпова. Олы яшьтәге балалар арасында укучыбыз Язилә Кыямова шулай ук уңышка ирешеп, 3 дәрәҗә лауреат исемен яулады. Укытучысы – Розалия Хәбибуллина. Балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурс җиңүчеләрен әзерләгән өчен укытучылары педагогик осталык өчен дипломга ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International