Мөслим районы оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышлары дәвам итә. 13 март көнне сәламәт тормыш рәвеше алып баручы райондашларыбыз биатлон ярышларында үз көчләрен сынадылар. Уенның нәтиҗәләре:
Оешмалар арасында:
1 урын - Үзәк шифаханә командасы;
2 урын - Мәктәпләр җыелма командасы;
3 урын - Башкарма комитет һәм Совет командасы.
Авыл җирлекләре арасында:
1 урын - Түбән Табын авыл җирлеге;
2 урын - Метрәй авыл җирлеге;
3 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбызны котлыйбыз.