Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2012 елның 10 мартында 12.00 дән 16.00 гә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» нең бердәм көнен оештыру турында сезгә хәбәр итәбез.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча башкарылачак.